Туган илем!
Иркә гөлем!
Синдә алам киң белем
Чит илләрдә мондый ямь юк,
Синдә үтсен бар көнем.
Туган ил! Бу сүз - һәркайсыбызга ана сөте белән кергән иң якын, иң мөкатдәс сүз!
Туган ил! Ул туган йортыбыздан башлана. Әгәр дә туган йортыбыз матур икән, димәк илебездә бер матурлык арта.
Туган йорт!
Туган авыл!
Туган район!
Туган республика...
Алар барысы да безнең кадерле Ватаныбызны гүзәлләндерәләр, зур ясыйлар, какшатмаслык итәләр.